Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ”ның пленар утырышында әйтте.
"Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүдә төбәкләр арасында хезмәттәшлек зур урын алып тора. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай багланышларын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Узган форум кысасында республикада Россия-Кытай багланышларын үстерүгә багышланган берничә мөһим чара узды. Төп вакыйгаларның берсе – КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин катнашындагы «Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышы», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, мондый алым бизнес вәкилләре һәм ике ил төбәкләренең хакимият органнары арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыруда, уртак проектларны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышуда һәм тәҗрибә уртаклашуда нәтиҗәлелеген күрсәтте.
"Татарстанның Кытай провинцияләре белән сигез килешүе имзаланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше рекорд куеп, 3,3 миллиард доллардан артып китте. Уртак проектлар үсүен дә күзәтәбез. Соңгы елларда Кытай Татарстан икътисадында төп чит ил инвесторы булып тора”, – диде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез