Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул тантанада катнашучыларны Республика көне уңаеннан котлап, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Татарстан – кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар, программаларны уңышлы төстә гамәлгә ашырып килүче, барлык социаль бурычларны үтәүче, дөнья дәрәҗәсендәге киң колачлы чаралар үткәрүче төп төбәк. Безгә ил Президенты Владимир Путинның һәм федераль Хөкүмәтнең ярдәме югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, бүләкләнүчеләрнең һәммәсе үзләренең фидакарь хезмәте белән республика һәм илнең үсешенә мөһим өлеш кертә.
“Бүген бу залда янәшәбездә махсус хәрби операциядә катнашучылар – Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, яу кырында аның мөстәкыйльлеге өчен көрәшүчеләр утыра. Без барыбыз да сезнең алда бик зур бурычлы. Сез, үз гомерегезне куркыныч астына куеп, илебезне һәм халыкның тыныч киләчәген саклыйсыз”, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе хәрбиләргә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук предприятие һәм оешмалар коллективларына, фән, мәдәни, транспорт, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе комплексы өлкәләре хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Барлыгы 53 кеше һәм 1 хезмәт коллективы бүләккә лаек булды.

Аерым алганда, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллинага “Дуслык” ордены, Казанның Сугыш ветераннары госпитале баш табибы урынбасары Кадрия Шәкүровага Лука Крымский медале, “Татар киносы” директоры Миләүшә Айтугановага “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре