Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”ның оештыру комитеты утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” KazanForum Халыкара икътисадый форумына әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Чара киләсе елда үткәреләчәк.

Утырыш Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Видеоконференц-элемтә режимында аңа федераль ведомстволар, министрлыклар һәм төбәкләр вәкилләре кушылды.

Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов быел “Россия – Ислам дөньясы” KazanForum Халыкара икътисадый форумын үткәрү йомгаклары турында, шулай ук Татарстанның киләсе елда форумны үткәрүгә әзерләнүе турында сөйләде.
“Без илебездәге һәм чит илләрдәге коллегаларның Казан мәйданчыгы белән кызыксынуы артуын күрәбез. Форум илебезнең ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү, очрашып сөйләшү урынына әйләнергә тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аеның әйтүенчә, быел әлеге чарада 96 ил, Россиянең 82 төбәге, халыкара институтлар – шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Гарәп дәүләтләре лигасы, Бөтендөнья ислам лигасы вәкилләре катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов искә төшереп үткәнчә, киләсе елда форум Казанның махсус статуска – ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булуы шартларында узачак. Бу исә форумның һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышының көн тәртибендә чагылыш табарга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре