Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов абунәчеләрен Россия көне белән котлады. Социаль челтәрләрдә ул бәйрәмгә багышланган видеоролик урнаштырды.
«Безнең илебез бай тарихлы, якты традицияләре булган бөек ил, ә аның төп таянычы — күпмилләтле бердәм халкы! Без Ватаныбыз белән горурланабыз!» - дип язды Миңнеханов Тelegram-каналда.
Россия көне 1992 елның 12 июнендә билгеләп үтелә. Бәйрәм РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә кертелде.
[embed]http://tatar-inform.tatar/video/uploads/476403e33b4d76b63c809b7cc9c8436d.mp4[/embed]
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез