Рөстәм Миңнеханов: «Россия өчен Африка – мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый партнер»

Казанга Мали Республикасының күчеш чоры Президенты Ассими Гойта килеп китте. 22 миллионнан артык кеше яшәгән һәм халыкның 90 проценттан артыгы ислам динен тоткан, Африкада алтын җитештерү буенча өченче урынны тоткан ил Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели. Мөнәсәбәтләрнең нигез ташы салынган инде.

«Россия өчен Африка – мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый партнер. Быел октябрь аенда без дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 65 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Россия белән Малиның карашлары күп мәсьәләләрдә, аерым алганда, дөньяда күп полюслы тәртип һәм халыкара иминлек урнаштыру, террорчылыкка каршы көрәш кебек юнәлешләрдә чагыша», – диде Татарстан Рәисе Казан Кремлендә узган очрашуда. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, геологик разведка, минераль-чимал базасын үзләштерү, инфраструктураны үстерү, энергетика, авыл хуҗалыгы, балыкчылык юнәлешендә хезмәттәшлек итү, гуманитар элемтәләрне ныгыту мөмкинлекләре зур. Африкада Казанда җитештерелә торган вертолетлар һәм «Дакар» ярышларында күп тапкырлар җиңгән Чаллы «КамАЗ»ларын яхшы беләләр. «Мали белән машина төзелеше, эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм инновацияләр тармагында хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр бар», – диде ул. Күптән түгел Татарстанның «Ядран» компаниясе Малида аффинаж заводы төзеләчәк урында нигез ташы салдылар. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны да өметле дип атады. Африка иле вәкилләрен «KazanForum»да да көтәләр.

Малиның 2022 елда хакимияткә килгән, күчеш чоры президенты булып исәпләнүче Ассими Гойта Казанда зурлап каршы алганнары өчен рәхмәтен җиткерде. «Мәскәүдә без Россия Президенты белән очраштык. Без Владимир Путинга илебезгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле», – диде ул Татарстан белән дә хезмәттәшлек итәргә теләгәннәрен әйтте.

Очрашу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Ассими Гойта Казан Кремле территориясендә Татарстан вузларында укучы Мали студентлары белән очрашты. Республикада бу илдән килгән 35 егет һәм кыз югары белем ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре