Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең III форумы кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, почта бүлекчәсе - төп социаль объектларның берсе, бигрәк тә авыл җирлегендә. Ул почта хезмәткәрләренә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Элегрәк Татарстанда хезмәткәрләргә өстәмә түләүләр өчен субсидияләр бирү турында карар кабул ителгән иде. Почта бүлекчәләрен яңарту программасы гамәлгә ашырыла. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, 3 ел эчендә Татарстанда 73 бүлекчә ремонтланган. "Россия почтасы Татарстанның сәнәгать секторы белән актив хезмәттәшлек итә, бигрәк тә республиканың алдынгы предприятиеләре өчен логистика хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә. Бу стратегик партнерлыкны киләчәктә дә үстерергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республика киләчәктә «Россия почтасы» белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тели.
Михаил Волков билгеләп үткәнчә, Татарстан - «Россия почтасы» өчен төп субъектларның берсе. "Сезгә һәрьяклы ярдәмегез өчен рәхмәт, бигрәк тә почта бүлекчәләрен яңарту өлешендә. Татарстанда кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла, аларның кайберләрен без бөтен Россия буенча киңәйтәбез. Биредә көчле команда, без аңа яңа юнәлешләр ышанабыз", - дип ассызыклады "Россия Почтасы" АҖ генераль директоры.
Әңгәмә барышында яклар транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре, Казан логистика почта төенен үстерү перспективалары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Волков Татарстан Хөкүмәте белән «Россия Почтасы» АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Килешү Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсе хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру, почта элемтәсе бүлекчәләрен алга таба яңарту, бүлекчәләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өлешендә хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез