Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшү барышында җитәкчеләр төбәктә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук илкүләм проектлар кысаларында актуаль бурычларны хәл итү турында фикер алышты.

20 һәм 21 августта Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы уза. Чараны ДОМ.РФ үсеш институты ярдәмендә Татарстан Хөкүмәте белән берлектә Россия Төзелеш министрлыгы оештыра.

Ирек Фәйзуллин форумның пленар утырышында катнашачак, дип көтелә. Аның темасы – «Кече шәһәрләр: Илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә».

Форумның төп вакыйгаларының берсе – X Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре