Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкының киңәшмәсендә катнашты

Россия Үзәк банкы Рәисе Эльвира Набиуллина белән Ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) рәисе шейх Ибраһим бин Хәлифа Әл Хәлифа арасында очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фикер алышу барышында шейх Ибраһим бин Хәлифа Әл Хәлифа Татарстанның партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендә экспериментны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тәкъдим итте. Төбәк мисалында ул Россиядә әлеге финанс инструментларын кертү практикасы турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре