Фикер алышуга шулай ук AAOIFI (Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит оешмасы) Попечительләр советы рәисе шейх Ибраһим Бән Хәлифа Әл-Хәлифа да кушылды. Сөйләшүләрнең төп темасы партнерлык финанславын кертү буенча экспериментны тормышка ашыру булды.
Рөстәм Миңнеханов республика башлангычларына ярдәм иткәне һәм экспериментны үткәрүдәге катнашы өчен Эльвира Нәбиуллинага рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе шейх Ибраһим Бән Хәлифа Әл-Хәлифага һәм AAOIFI оешмасындагы хезмәттәшләренә аерым рәхмәтен җиткерде.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстанда ислам финанславы хезмәтләрен күрсәтүче берничә банк эшләвен һәм бу базарның эзлекле рәвештә үсүен билгеләп үттеләр. Шейх Ибраһим Бән Хәлифа Әл-Хәлифа үзенең чыгышында пилот проектын тормышка ашыру үрнәге итеп нәкъ Татарстан тәҗрибәсен кулланып сөйләде.
Яклар экспериментның бүгенге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Казан шәһәрендә ачылырга тиешле AAOIFI вәкиллек үзәге белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карадылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез