Татарстан Рәисе республика халкын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләде. Ул бу хакта үзенең телеграммында хәбәр итә.
– 1945 елның язы илгә халкыбызның көчле рухлы икәнен, Россияне җиңеп булмавын исбатланды, – диде ул. – Җиңү көне белән сезне. Илгә тынычлык китергән батырлар алдында баш иябез, җиңү өчен гомерләрен биргән якташларыбыз күңелләребезгә һәрвакыт сакланыр.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез