Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россиянең энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты

Бүген «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясенең энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашуы узды. Төп тема республиканың генерацияләү куәтләрен һәм электр челтәре комплексын модернизацияләү мәсьәләләре булды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев республика предприятиеләрендә энергетика җиһазлары җитештерүне җайга салуның һәм әзер продукцияне аттестацияләү процессының мөһимлеген ассызыкладылар. Шулай ук озак вакытлы заказлар формалаштыру кирәклеге билгеләп үтелде.

«Бүген озак вакытлы куллану потенциалына ия булган иң яхшы проект карарларын сайлау мөһим», – дип ассызыклады Сергей Цивилев.

Очрашу барышында Татарстанның энергетика объектларының берсенә Николай Александрович Баныкин исемен бирү турында тәкъдим яңгырады. Ул – Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, 20 елга якын Зәй ГРЭСын җитәкләгән шәхес. Ул станцияне төзү вакытларын кыскарткан, блокларны эшләтеп җибәрүне тизләтергә мөмкинлек биргән техник карарлар керткән, шулай ук илебездә беренчеләрдән булып җиһазларны югары күкертле газны яндыруга әзерләгән.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев 2027 елда Казанда узачак «ЭНЕРГОПРОМ» форумына әзерлек мәсьәләләрен дә тикшерделәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре