Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясенең Истанбулдагы генераль илчесе Андрей Буравовка республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырган. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук илчегә уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт сүзләре җиткергән. Бүген Рәиснең Төркиягә эшлекле визиты кысасында очрашулары планлаштырылган.
Татарстан Рәисе җитәкчелегендә республика делегациясе Истанбулга килде. Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар үткәргән дә инде. Алар барышында Татарстан белән Төркия арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеге искәртелгән. Ул шулай ук Төркия компанияләренең республикага 2 миллиард доллар чамасы инвестиция җәлеп итүен искә төшергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез