Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Сүлтиевны «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиевка  «Дуслык» орденын тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә сезонны тарихи казаныш белән тәмамлаган «Стрела – Ак Барс» регби клубы уенчылары белән очрашу кысаларында узды. Команда Россия регби тарихында беренче тапкыр «Алтын требл»га иреште – Чемпионат, Кубок һәм Суперкубок отты.

Рөстәм Сүлтиев клубның күптәнге иганәчесе һәм актив җанатары булып тора, даими рәвештә матчларда катнаша һәм командага һәрьяклап ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре