Рөстәм Миңнеханов "РОСТКИ" форумының рәсми ачылышында катнашты

Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, форум Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек кысасындагы мөһим вакыйга булып тора.

"Россия һәм Кытай күп еллар дәвамында үзара хөрмәткә нигезләнгән стратегик мөнәсәбәтләрне үстерә. Татарстан әлеге хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә", - диде ул.

Татарстан Рәисе БРИКС саммитын искә төшереп, анда КХР башлыгы Си Цзиньпинның саммитны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләп, республикага рәхмәт белдерүен дә әйтте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елдан Татарстан башкаласын һәм Кытай шәһәрләрен янәдән туры авиаэлемтә тоташтырды.

"Бүгенге шартларда үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мөһим. Алда ике көн дәвамында нәтиҗәле очрашулар һәм Татарстан буенча экскурсияләр көтә. Барыгызна да уңышлы эш телим", - диде Татарстан Рәисе.

КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, ассызыклаганча, Кытай - Россия мөнәсәбәтләре һәрвакыт алга бара. "Форум ике яклы мөнәсәбәтләрне урнаштыруда торган саен әһәмиятлерәк роль уйный. Моннан тыш, бу бизнес хезмәттәшлеге өчен мөһим мәйданчык - быел биредә Кытайның 200дән артык компаниясе катнаша", - диде ул.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы 8–19 августта уза. Анда дөньяның 30 дан артык иленнән, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм Кытай провинцияләреннән 10 меңнән артык катнаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре