Татарстанда узучы “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы төрле юнәлешләр буенча уртак эшчәнлекне көчәйтү өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында әйтте.
Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путинга һәм КХР Рәисе Си Цзиньпинга төбәкләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеккә теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул федераль хакимият органнарына, Ил Хөкүмәтенә һәм КХР вәкилләренә җыенны оештыруда ярдәм итүләре һәм чарада катнашулары өчен рәхмәт тә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, форумның төп максаты Россия һәм Кытай төбәкләре арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни элемтәләрне ныгытудан гыйбарәт. “Әлеге мәйданда очрашуыбыз – проектларны тормышка ашыру турында фикер алышу, йомгак ясау һәм киләчәккә өстенлекле юнәлешләрне билгеләү өчен яхшы мөмкинлек”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез