“РОСТКИ” халыкара форумы Кытай белән уртак эшне көчәйтү өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында әйтте.
"Без инде өченче тапкыр җыелабыз. Бу вакыт эчендә чара үзен Кытай белән инвестиция проектлары, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, логистика, мәгариф, мәдәният һәм туризмны да кертеп, төрле юнәлешләр буенча уртак эшне көчәйтү өчен үзенчәлекле мәйдан буларак күрсәтте», – диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, чараның төп бурычы – Россия һәм Кытай төбәкләре арасында сәүдә, икътисадый, фәнни, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.
«Форум кысасындагы очрашулар – уртак эшкә йомгак ясау, агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу һәм киләчәккә өстенлекле бурычларны билгеләү өчен яхшы мөмкинлек», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, соңгы елларда дүрт йөз елдан да артык тарихы булган Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте.
"Безнең хезмәттәшлек күп гасырлык дуслык, тигез хокуклылык һәм стратегик хезмәттәшлеккә корылган”, - диде Татарстан Рәисе. - КХР Рәисе Си Цзиньпинның 2024 елның октябрендә Казанга БРИКС саммитына килүе безнең илләр арасындагы үзенчәлекле, күпкырлы һәм үзара файдалы элемтәләрнең ачык мисалына әверелде. Ә быел сентябрь башында Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга визиты стратегик хезмәттәшлек үсешендә яңа этәргеч бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез