Рөстәм Миңнеханов рульдә Вознесение тракты аша узды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, якын араларда Вознесение трактының икенче чираты буенча кирәкле барлык эшләрне тәмамлап, юлны декабрь урталарыннан да соңга калмыйча ачарга кушкан. “Бизнес-Онлайн” Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, Рәис яңа юл аша – Җиңү проспектыннан М-7 трассасына кадәр шәхсән рульгә утырып барган.

Рөстәм Миңнехановны транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук төзелеш эшләрен башкаручы юл оешмалары җитәкчеләре озатып йөргән. Рәискә башкарылган эшләр турында җиткерелгән. Аерым алганда, биредә газ белән тәэмин итү, элемтә, электр челтәрләре булдырылган яки алыштырылган. Шулай ук җир өстеннән кичү юллары, Вознесение трактының трассага тоташкан урынында аслы-өсле күпер булдырылган.

Бу беренче класслы юл булачак. Күп полосалы итеп эшләнгән: һәр якта – өчәр полоса.
Юл участогы инде 2022 елның мартында ук төзелә башлаган. Хәзерге вакытта эшчеләр, күршедәге бистәләрдә яшәүчеләргә машина гөрелтесе ишетелмәсен өчен, тавыштан саклау экраннарын урнаштыру белән мәшгуль. Шулай ук юлның тирә-юне ямьләндерелә.

Исегезгә төшерәбез: февраль аенда Рөстәм Миңнеханов шәһәрдән чыгу юлының икенче өлешенең 26 миллиард сумга төшәчәге һәм түләүле булачагы турында әйткән иде.
Юлның бу өлеше 8 чакрым тәшкил итә.
Бер ел элегрәк Казанда Вознесение трактының беренче өлеше (13,5 миллиард сумга төшкән) файдалануга тапшырылган иде. Монысы – бушлай юл. Ә инде быел ноябрь башында Вознесение тракты дублеры булып торучы юл ачылды. Юл аша Вознесениедә һәм башка бистәләрдә яшәүчеләр шәһәргә йөриячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре