Рөстәм Миңнеханов Russia China Expo күргәзмәсен карады

Казанда 18–19 августта узучы «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысасында Russia China Expo күргәзмәсе эшли башлады. Аны Кытай делегациясе белән берлектә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.

"Форумның мөһим өлеше - сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләргә багышланган күргәзмә", - дип билгеләп үтте "РОСТКИ"ның ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

Күргәзмәгә килүчеләрне чәй табыны һәм роботлар каршы алды. Компанияләрнең берсе робот, тәрҗемәче-күзлек, гади генә дә түгел, ә виртуаль, Россиядә җыелган ноутбуклар һәм планшетлар тәкъдим итте. "Робот -Кытайныкы, әмма "эче" - безнеке", - диде күргәзмәдә катнашучылар. Сүз уңаеннан, робот дәрәҗәле кунаклар белән кул биреп исәнләште.

Янәшәдә үк - чәй өстәле. Күргәзмәгә килүчеләрне Кытай һәм татар чәйләре белән сыйладылар.

Милли камзул һәм түбәтәй кигән робот исә кунакларга Татарстан, аның икътисадый мөмкинлекләре турында сөйләде. Аңа республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ярдәм итте.

Рөстәм Миңнехановка Кытай автомобильләрен дә күрсәттеләр. Биредә үк Sollers үз "минивэн"нарын тәкъдим итте. Аларны быел көз сата башларга ниятлиләр.

Күргәзмәнең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрга җитә. Ул сәнәгатьчеләрне, нефть-газ секторы, автомобиль тармагы һәм башка өлкәләрне берләштерә. Катнашучылар арасында Россия, Кытай, Төркия һәм Кыргызстанның алдынгы предприятиеләре бар. Аерым мәйданчыкта мәдәни чаралар оештырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре