Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышы һәм авыл хуҗалыгы объектлары белән танышу максатыннан, берничә муниципаль районга эш сәфәре кыла.
Беренче тукталыш Кукмара муниципаль районында булды. Аннары Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына юл алды. Көзге бодай кырында ул урып-җыю эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Саба районы активы белән очрашты.
Саба муниципаль районы башлыгы оператив вәзгыять, бөртеклеләрнең уңышы төрләре һәм урып-җыюда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде. Биредә бөртеклеләрне җыю тулы куәткә бара, комбайннар эшли. Барлык мәйданнарның 31%ы җыелган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районда техниканы системалы рәвештә яңарту эшләре алып барыла, дип хәбәр итте. Моннан тыш, Саба районы кооперативлар линиясе буенча оештырылган эш белән дә дан тота.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә киеренке вакытта башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.
Аннары Рәис һәм башка җитәкчеләр «Мөхәммәтшин З.З.» КФХның терлекчелек комплексын карадылар. Өч ел дәвамында биредә 390, 200 һәм 200 башка исәпләнгән өч сыер абзары файдалануга тапшырылган.
Рөстәм Миңнехановка хәзерге вакытта 400 башка исәпләнгән саву залы булган тагын бер сыер абзары төзелүен дә хәбәр иттеләр. Беренче чиратны – агымдагы елның октябрендә, икенче чиратны 2026 елда тапшырырга планлаштыралар. Ә Татар Икшермәсе авылындагы роботлаштырылган сөтчелек комплексы 2013 елда ачылган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез