Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бюджет кытлыгын каплар өчен, салым түләүдә бурычлары булганнар белән эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте.
“Бездә салым бурычлары шактый күп, аларны киметү эшен көчәйтергә кирәк. Бу хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел дип уйлыйм”, – диде Татарстан Рәисе.
Киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, 2025 елда тупланма бюджет кытлыгы – 13,5 миллиард, 2026 елда – 13 миллиард, 2027 елда исә 12,4 миллиард сум булачак дип фаразлана. “Әлегә кытлык 13,5 миллиард сум. Аны кырыс финанс дисциплина, нәтиҗәле файдалану хисабына каплый алачакбыз дип саныйм. Федераль акчалар җәлеп итү буенча да тырышыбрак эшләргә кирәк”, – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез