Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов сәнгать белгече Зөлфирә Трегулова белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайда ел саен уздырыла торган Инвестицион форум кырларында сәнгать белгече Зөлфирә Трегулова белән очрашты. Третьяков галереясенең элеккеге җитәкчесе бүген дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәләр һәм мәдәни проектлар оештыруда катнаша.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Әбу-Дабидагы музей утравында Bassam Freiha Art Foundation да Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыентыгыннан авангард рәсем сәнгате күргәзмәсе проекты турында фикер алыштылар. Әлеге фонд күргәзмәләр программасын тормышка ашыра һәм яшь рәссамнарга ярдәм итә. 

"Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясе – Идел буенда иң якты музей тупланмаларының берсе. Анда 150ләп әсәр тәкъдим ителгән. Әлеге проектны гамәлгә ашыру зур әһәмияткә ия булыр дип ышанам. Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мәдәни диалогны ныгытачак, төбәкләр музей тупланмалары аша халыкара аудиториянең игътибарын Россиянең сәнгать мирасына җәлеп итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Зөлфирә Трегулова фондның эш принциплары турында сөйләде. Ул коммерциячел үгел, ягъни барлык күргәзмәләр һәм аларны караулар бушлай, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов юнәлеш министрлыгына бу эшне оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм тиешле форматны эшләргә кушты. Кыйммәтле әйберләрне чыгару өчен кирәкле барлык документларны рәсмиләштерүне исәпкә алып, күргәзмә 2027 елда планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре