Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Кытай коллегалары белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. «Без Кытай партнерлары белән актив эшлибез, - диде ул. - Һәм яңа проектлар белән кызыксынабыз. Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә».
Искәртәбез, SANY - бөтен дөньяда танылган халыкара компания, ул авыр җайланмалар, төзелеш һәм башка махсус техника җитештерү белән шөгыльләнә. Компания Россиядә дә бар - берничә логистик үзәге һәм складлары бар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елда ул SANY компаниясе җитештерүендә булган һәм Хунань провинциясенә визиты барышында зур тәэсирләр кичергән.
Белешмә өчен:
2023 елда Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләре белән Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында очрашкан иде.
2025 елның августында «РОСТКИ» форумы кырларында SANY Group вәкилләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко очрашкан иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез