Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёев һәм Денис Мантуров белән Татарстан сәнәгате күргәзмәсен караган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия белән Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлек III форумы кысасында ачылган сәнәгать күргәзмәсе белән танышкан. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте яза.

Күргәзмәдә зур һәм кечерәк сәнәгать компанияләре үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иткән. Зур химия заводлары һәм автомобиль җитештерүче компанияләр генә түгел, бәлки нефть чыгару, нефть эшкәртү компанияләре дә кунакларны үзләренең мөмкинлекләре белән таныштырган.
Исегезгә төшерәбез: Үзбәкстан Президенты бүген иртән Казанга килде. Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов, Шәүкәт Мирзиёев һәм Денис Мантуров, Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре форумына йомгак ясау өчен, очрашу үткәргән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре