Рөстәм Миңнеханов Шахмат федерациясенең элеккеге президенты Захаровны бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең элеккеге президенты Геннадий Захаровка «Дуслык» ордены тапшырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүләк Татарстан Республикасында шахматны үстерүгә һәм популярлаштыруга аерым өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелде.

Кичә, 16 мартта, Геннадий Николаевич Захаров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 1983-1985 елларда ул ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазыйфасын башкара, ә 1986-1988 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары була. 1988 елдан башлап 22 ел дәвамында Россия Саклык банкының «Татарстан Банкы» бүлеген җитәкли. 2004-2022 елларда - Татарстан Республикасы Шахмат Федерациясе Президенты. Бүген Геннадий Захаров «Россия шахмат федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Күзәтчеләр советы әгъзасы булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре