Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Яклар Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү буенча фикер алышкан.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика үзенең продукциясен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күбрәк җибәрә башларга әзер. Биредә сүз, аерым алганда, техника, транспорт чаралары, нефть-химия продукциясе, башка товарлар турында бара. Аның әйтүенчә, республикада проектларның шактый ук зур өлеше чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла.
“Россия – Ислам дөньясы” “KazanForum” Халыкара икьтисадый форумы ислам дөньясы белән икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен еллык стратегик мәйданчыкка әйләнде. Сезне һәм Әмирлекләр бизнесын киләсе елга әлеге чарага чакырабыз”, – дип мөрәҗәгать иткән Рөстәм Миңнеханов.
Мөхәммәд Али Рәшид Лута, үз чиратында, Татарстан Рәисе белән очрашуның мөһимлеген билгеләп үткән. “Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелеге белән якын мөнәсәбәтләрегез турында беләбез, Сезнең турында әйбәт беләбез. Шул исәптән KazanForum турында да бик күп уңай фикерләр ишеттек”, – дип билгеләп үткән Дубай палаталары Президенты һәм генераль директоры. Дубай палаталары Әмирлекләрдә бизнеска ярдәм итүнең төп институтларыннан берсе һәм илнең элек-электән килгән эшлекле берләшмәләреннән берсе булып тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез