2025 елда Татарстан исеменнән чыгыш ясаучылар «Абилимпикс» чемпионатында 69 медаль яулады, гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алды. Моннан тыш, безнекеләр «Профессионаллар» хәрәкәтендә 243 медаль һәм 72 медальонга лаек булды. Ә «Архипелаг» ярышларында Татарстан командасы җиңү яулап, Россиядә иң яхшы дрон операторлары булып танылды. «Сезнең тырышлык, тәҗрибә һәм үҗәтлегегез нәтиҗәсендә Татарстан, дөньякүләм дәрәҗәдәге кадрлар әзерләргә сәләтле көчле төбәк булуын раслап, теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларда үз позицияләрен уңышлы яклауны дәвам итә», – дип котлады җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый казанышлар яшьләр өчен үрнәк булып тора, аларны һөнәри күнекмәләрен үстерергә һәм яңа үрләргә омтылырга рухландыра. «Мондый мөһим вакыйгаларда катнашу сәнәгать, фән һәм җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итәргә әзер белгечләрнең яңа буынын формалаштыра. Татарстан киләчәктә дә чемпионат хәрәкәтләренә ярдәм итүен һәм аларның югары стандартларын мәгариф һәм җитештерү практикасына кертүен дәвам иттерәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Президенты кушуы буенча, узган елның июлендә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында тәүге тапкыр «Абилимпикс» чемпионаты узды. Татарстан ветераннары Мәскәүдә узган илкүләм чемпионатта да республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр, 11 медаль яуладылар. «Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм яшьләргә күрсәткән үрнәгегез өчен рәхмәт белдерәбез», – дип мөрәҗәгать итте аларга Татарстан Рәисе.
Белешмә
Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәте 2016 елдан бирле актив үсештә. Аның төп максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри яктан үстерү, бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. 2025 елның июлендә Казанда СВОда катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионаты узды.
Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте, Россиянең WorldSkills әгъзалыгы вакытында тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, 2023 елда булдырылды. Аның максаты – икътисад тармакларын кадрлар белән тәэмин итү.
«Архипелаг» проект-белем бирү интенсивы исә пилотсыз системалар технологияләрен үстерүгә һәм бу өлкәдә белгечләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез