Рөстәм Миңнеханов «Стрела–Ак Барс» регби клубы спортчыларына бүләкләр тапшырды

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Стрела - Ак Барс» регби клубы белән очрашты.

Команда тарихта беренче тапкыр чемпионат, Кубок һәм Россия суперкубогында җиңеп, «алтын требл»га ия булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җиңүләр күпьеллык эш, рухи көч һәм осталык нәтиҗәсе. Республика башлыгы команданың уңышлары балалар-яшүсмерләр регбиен үстерүгә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Республика Рәисе уенчыларга рәхмәт хатлары тапшырды, ә баш тренер ДжейПи Нилны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Нил Миңнехановка һәм Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Тренер республика башлыгына Россия чемпионы медален һәм уенчыларның автографлары төшерелгән тупны тапшырды, ул аны төбәкнең спорт министры Владимир Леоновка бирде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре