Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чайна Чэнтун» халыкара инвестиция компаниясе генераль директоры, идарә рәисе Сунь Бохуэй белән очрашты. Очрашу “РОСТКИ” форумы кысасында узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга игътибары һәм форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бүген форум - хезмәттәшлек турында фикер алышу, эшлекле партнерлар белән очрашу һәм конкрет килешүләргә ирешү өчен яхшы мәйданчык.
Яклар Мәскәүдә төзелгән «Гринвуд» бизнес-паркы турында фикер алыштылар, ул «Чайна Чэнтун» компаниясе тарафыннан идарә ителә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2023 елда ул бу бизнес-паркта булган һәм күргәннәреннән тәэсирләнгән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый парк Татарстанда да барлыкка килергә тиеш. "Кытай капиталы катнашында төзелгән бу мәйданчык безнең илләр арасында икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен платформа булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сунь Бохуэй әфәнде, үз чиратында, Татарстанда мондый бизнес-парк булдыру идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә бизнесны үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм итү өчен шартлар тудырылган.
Белешмә өчен:
«Гринвуд» (GreenWood) халыкара сәүдә-күргәзмә комплексы РФ базарында Кытай компанияләренең чыгуы һәм үсеше өчен тулы комплекслы хезмәт күрсәтүче платформа булып тора.
«Гринвуд» миссиясе - Кытай һәм Россиянең тышкы икътисадый стратегияләре өстенлекләре нигезендә Кытай-Россия эшкуарлыгына ярдәм итү, ике илнең сәүдә әйләнешен арттыру, КХР илчелеге һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә дәүләт һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез