Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов СВО хәрбиләрен «Геройлар вакыты»нда программасында катнашырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә СВОда катнашучыларны һәм ветераннарны «Геройлар вакыты» кадрлар программасына кушылырга чакырды.

«Геройлар вакыты» кадрлар программасының өченче агымына сайлап алу башланды. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган проект махсус хәрби операция сугышчылары арасында зур кызыксыну уятты. Программаның яңа этабы тагын да зуррак мөмкинлекләр бирә һәм югары белемсез махсус хәрби операция катнашучыларына һәм ветераннарына юнәлдерелгән. Катнашыгыз һәм гаризаларыгызны бирегез https://времягероев.рф», – дип язды ТР Рәисе МАКСта.

«Безнең батырлар арасында республикабызны мәгариф программасының яңа этабында югары дәрәҗәдә күрсәтә алучылар булуына шигем юк», – дигән Рөстәм Миңнеханов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре