Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов СВОдан кайтучылар турында: «Без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә СВОда катнашучылар хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайтканнан соң, аларны реабилитацияләү мәсьәләләре Татарстан җитәкчелегенең җаваплылыгында булуын әйтте

«Җиңүдән соң сугышчыларның алдагы язмышы өчен без җаваплы булачагыбызны яхшы аңлыйбыз. Без моңа әзерләнәбез», – диде Миңнеханов.

Татарстанда 3 меңнән артык махсус хәрби операция ветеранының 7-8 проценты кабат контракт төзегән, 400дән артыгы әлегә дәвалана, ә 2 меңнән артыгы инде эшкә урнашкан.

«Бу теманы без көн саен шәхси контрольдә тотабыз. Әлеге процессларга һәр муниципалитет җәлеп ителгән. Безгә, беренче чиратта, ветераннарны эшкә урнаштырырга кирәк. Без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Психологик ярдәм үзәкләре һәм реабилитация чаралары булдыру мөһим. Мәсьәләләр күп, чөнки кайтучыларның һәрберсе төрле язмышлы», – диде Татарстан Рәисе.

«Барысы да үзебездән торачак. Хәзерге вакытта хокук саклау системасында, аеруча Росгвардиядә һәм Эчке эшләр министрлыгында кадрлар җитмәве сизелә. Бу мәсьәләләрне җентекләп карарга кирәк. Әгәр без аларны шунда эшкә урнаштырсак, бик яхшы булыр иде», – диде ул.

Аларга карата сак, дөрес мөгамәләдә булырга кирәклеген искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов ветераннар арасында муниципаль, җирлек һәм республика хакимият органнарында файдалы була алырлык сәләтле лидерларның күп булуын билгеләп үтте.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донб

Көн хәбәре