Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хакиме белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев җитәкчелегендәге Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек динамик рәвештә үсә – яңа уртак проектлар барлыкка килә, эшлекле багланышлар киңәя, үзара сәфәрләр булып тора.

Татарстан Рәисе республиканың тугандаш Үзбәкстан белән күп планлы партнерлыкны үстерергә теләвен әйтте һәм республикага һәм төбәкара дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләргә даими кызыксыну белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре