Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Кыргызстан арасында ныклы багланышлар урнаштырылды"

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кыргызстан Республикасы арасында ныклы багланышлар урнаштырылуына игътибар итте, бу шул исәптән Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре үсешенә дә ярдәм итә.

«Ышанам ки, безнең илләр арасында тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар алмашу киләчәктә дә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм цифрлы трансформация потенциалын ачуга хезмәт итәчәк", - дип ассызыклады ул.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан технологик үсештә алдынгы урыннарда тора һәм илдә беренчеләрдән булып барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерде. Бүген республикада мобиль интернеттан файдаланучылар өлеше 5,5 млн кешегә кадәр артты, чыбыклы үткәргеч интернетның 1,3 млн абоненты исәпләнә.

"Бездә IT-инфраструктура актив үсә. Республиканың IT-парклары 700дән артык резидент компанияне берләштерә, аларның еллык кереме 40 млрд сумнан артык»,-диде Рөстәм Миңнеханов. Кадрлар потенциалына килгәндә, эшләүче халыкның 3,3%ы IT-өлкәдә эшли. Ел саен 3700 квалификацияле белгеч чыгарыла.

«Без, инновацион эшләнмәләр һәм алдынгы практикалар белән алмашу өчен уңай шартлар тудырып, фәнни-технологик өлкәдәге хезмәттәшлекне динамикалы үстерүгә юнәлдек", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре