Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан белән Кырым арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым белән Севастопольнең Россиягә кушылуы көне уңаеннан MAX каналында хәбәр урнаштырган.

«18 мартта без илебезнең заманча тарихында истәлекле датаны – Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без ярымутрауның үзгәрүен, аның инфраструктурасы һәм икътисады үсүен, төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрнең ныгуын күрәбез», – дигән ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Кырым арасында икътисадта, социаль-мәдәни өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган һәм үзара дустанә мөнәсәбәтләр саклана.

Миңнеханов мөрәҗәгатендә Кырым халкына тынычлык, иминлек һәм уңышлар теләгән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре