Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан белән Сербиянең уртак яклары бар»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Мәгълүмат һәм телекоммуникацияләр министры Борис Братина белән очрашты. 

Очрашу Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды. Борис Братина Kazan Digital Week-2025 халыкара форумын ачуда да катнашты, дип яза ТР Рәисе Матбугат үзәге.

Яклар киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Борис Братинага Татарстанга һәм ИТ-өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Kazan Digital Week алтынчы тапкыр уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форумда ИТ-өлкәдә кызыклы һәм заманча хәл ителешләр тәкъдим ителә. Татарстан белән Сербиянең уртак яклары бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу визит бигрәк тә цифрлаштыру һәм элемтә өлкәсендә хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер дип ышаныч белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "Профессионалитет" Рөстәм Миңнеханов «милли проектлар»

Көн хәбәре