Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан цифрлаштыру буенча алдынгы регионнарның берсе булып тора»

Татарстан күп еллар дәвамында цифрлаштыру буенча лидер субъектлар рәтендә тора. Һәм бүген IT-тармак республика икътисадында төп секторларның берсе. Бу хакта Kazan Digital Week 2025 халыкара форумының пленар сессиясендә республика рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Татарстан күп еллар дәвамында цифрлаштыру буенча алдынгы регионнарның берсе булып тора. Соңгы 6 елда IT-тармак республика икътисадының төп тармакларының берсенә әверелде. Керем – 3 тапкырга, IT-компанияләр саны 17 процентка арткан. Татарстанда барлык дәүләт хезмәтләре электрон рәвештә гамәлгә ашырыла. Узган елда гына да халыкка онлайн-форматта 95 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән», – дип билгеләде ул.

Безнең төп бурычларыбызның берсе – халыкны сыйфатлы элемтә һәм тиз интернет белән тәэмин итү. Бүген 2 меңнән артык торак пунктта югары тизлекле интернет бар, анда республика халкының 98 проценты яши, дип дәвам итте Миңнеханов.

«Без цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча эшне дәвам итәбез. Быел тагын халык саны аз булган 176 пункт мобиль элемтә һәм интернетлы булачак. Цифрлы мохитне үстерү буенча эшебезнең төп өстенлекләреннән берсе булып кибериминлек тора. Узган ел Казанда узган глобаль вакыйгалар бөтен дөньяның игътибарын Татарстанга юнәлтте. Бу вакытта безнең мәгълүмати инфраструктурага хакер һөҗүмнәре артты – алар барысы да кире кагылды», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренчә, бу тәҗрибә республиканың кибериминлек мәсьәләләрендә компетенцияләрен арттырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре