Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан котлавы

 

Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары һәм ветераннары!

Хөрмәтле татарстанлылар!

 

Сезне әһәмиятле вакыйга – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм.

Узган өч дистә ел эчендә парламентаризмның ныклы хокукый нигезе салынды, Россия Федерациясенең алгарышлы, терәк төбәге буларак, Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен шартлар булдырылды.

Бу еллар дәвамында Дәүләт Советы республикабызның һәм тулаем илебезнең үсешендә, законнар базасын камилләштерүдә, икътисадка һәм социаль өлкәгә, фәнгә һәм мәгарифкә, сәламәтлек саклауга һәм мәдәнияткә кагылышлы гаять мөһим бурычларны хәл итүдә һәрвакыт бик зур роль уйный килде. Дәүләт Советының барлык чакырылыш депутатлары кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны, алар тормышындагы четерекле мәсьәләләрне һәрчак игътибар үзәгенә куеп эш итәләр, ветераннарга, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә, яшьләргә булышу өчен күп тырышлык куялар.

Илебез зур сынаулар аша узган хәзерге вакытта Татарстан парламенты депутатларының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтүе зур ихтирамга лаек.

Белемегез, тупланган тәҗрибәдән файдаланып, җаваплылык белән эшләвегез, башкарма хакимият, Россия Федераль Собраниесе палаталары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле эшчәнлек алып баруыгыз сезгә алга таба да халыкка намус белән хезмәт итәргә, күпмилләтле Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә үзегезгә йөкләнгән вазыйфаларны тайпылышсыз үтәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов минниханов Раис

Көн хәбәре