Бүген иртән «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында Татарстан нефть–газ химиясе форумын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан әлеге форумны уздырабыз. Ул хаклы рәвештә нефть тармагындагы иң масштаблы чараларның берсенә әйләнде», – диде Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында. Ул ассызыклаганча, быел форум республиканың нефть тармагы үсешенең символына әверелгән «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына бәйле рәвештә аеруча мәгънәгә ия.
Нефть-газ химиясе комплексы бүгенге көндә зур трансформация этабын уза, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Һәм әлеге трансформациянең мәсьәләләре форумның пленар утырышында фикер алышу үзәгендә булачак.
«Кунакларыбызга форумда катнашулары өчен рәхмәт. Ачык диалог хезмәттәшлекне ныгытырга һәм нефть-газ химиясе өлкәсендә киләчәк буыннар өчен яңа проектлар булдырырга ярдәм итәчәк, дип ышанам», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов заманча чынбарлыкта нефть-газ химиясе комплексының үсешен илнең үз технологик торышын формалаштырудан башка күз алдына китереп булмый, дип ассызыклады. «Безнең илнең комплексы уңышлар күрсәтә», - дип белдерде ул.
Министр урынбасары нефть-газ химиясе машина төзелешенә аерым игътибар бирде. Аның күләме узган елда өчтән бер өлешкә арткан. Күләмнәр белән бергә мондый машиналарны китерү географиясе дә киңәйгән.
Чыгышы азагында Иванов Татарстан җитәкчелегенә халыкара форумны гадәттәгечә югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде, дип язап Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез