Татарстан - Россиядә бизнес башлап җибәрү өчен уңайлы төбәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "РОСТКИ" халыкара форумында әйтте.
"Барлык яклар: Россия, Кытай, Татарстан элемтәләрне ныгытырга тели. Моның өчен Россия һәм Кытай җитәкчелеге тарафыннан барысы да эшләнә", - диде Татарстан Рәисе форум кысасында Кытай компанияләре вәкилләре белән үткәрелгән түгәрәк өстәл барышында.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика Кытайдагы хезмәттәшләренең барлык тәкъдимнәрен тыңларга әзер. Очрашу нәтиҗәсе буларак, боерыклар беркетмәсе төзеләчәген дә әйтте ул.
Рөстам Миңнеханов, Кытай компанияләре эшчәнлегенең уңай мисалы буларак, Haier корпорациясен китерде. "Бу - эш алып бару үрнәге", - диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез