Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Пекинда башланачак Кышкы Олимпия Уеннарында чыгыш ясаячак спортчыларга уңыш теләде.
"Бу атнада ук Олимпиада башлана! Кышкы уеннарда Россия җыелма командасы кысаларында Татарстан данын 8 спортчы яклаячак. Безнең барлык спортчыларга да, ә Данил Садриев, Христина Мацокина, Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд, Евгения Тарасовага, хоккейчылар Тимур Билаловка һәм Дмитрий Воронковка аерым уңышлар телибез!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов "Инстаграм"ындагы сәхифәсендә.
Билгеле булганча, Кышкы Олимпия Уеннары Пекинда 4 февральдә башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез