Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан хастаханәләренә 9 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды

Бүген Казанда «Весна» һәм «Волжские просторы» торак комплексында яңа поликлиникалар ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хастаханәләренә «В» класслы яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре тапшырды.

Тугыз автомобиль барлык кирәкле заманча чаралар белән җиһазландырылган. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама медицина учреждениеләренә тапшырылды.

«Сәламәтлекне саклау темасы республика өчен һәрвакыт өстенлекле мәсьәлә булды – бу татарстанлыларның тормыш сыйфаты», - диде республика Рәисе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре