Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАХ каналында ачылышлардан фотосурәтләр белән уртаклашты.
«Районнарда тагын дистәләгән мең татарстанлы ел әйләнәсе футбол һәм хоккей уйный, тимераякта шуа һәм спорт белән шөгыльләнә алачак!» – диде Республика җитәкчесе.
Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында футбол манежлары, Аксубай, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында ясалма бозлы өч ябык шугалак ачылды. Татарстан Рәисе Теләче һәм Тукай районнарындагы тантаналы вакыйгаларда катнашты.
«Без киләчәктә дә республика халкына спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны дәвам итәрбез. Заманча объектларда балалар да, профессиональ спортчылар да күнекмәләрен ныгыта алырга тиеш. Егет-кызларыбыз Татарстан данын Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы рәвештә яклый алсын өчен барысын эшләрбез!» – дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез