Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшь галимнәр конгрессын уздыру идеясен хуплады

2026 елда Татарстанның яшь галимнәр һәм белгечләре хәрәкәтенә 30 ел тула. Әлеге  уңайдан республикада яшь галимнәр конгрессы үтәргә мөмкин. Хәрәкәт рәисе Юлия Кареева Рөстәм Миңнехановка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

«Киләсе елда безнең оешмага 30 ел тула. Бәйрәм кысаларында без федераль дәрәҗәдә уздырыла торган яшь галимнәр конгрессы форматында Республика фәнни-техник форумын уздырырга тәкъдим итәбез», - диде ул Республика Рәисенә.

Татарстан Рәисе идеяне хуплады һәм йөкләмәләр дә бирде.

«Яшьләр эшләре буенча министрлык бу тематика буенча актив эшли, без хупларбыз. Министр монда, Ләйлә Ринатовна (Фазлыева) – бу сезнең периметр. Әйдәгез, моны матур итеп оештырыйк», - диде Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре