Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең аерылышу сәбәпләрен ачыкларга кушкан

Республика демографлары соңгы биш елда татарстанлыларның нинди сәбәптән аерылышканлыкларын ачыклаган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең аерылышу сәбәпләрен ачыкларга кушкан. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанда узган брифингта шул хакта сөйләп үткән.

– Аерылышуларга килсәк, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов соңгы биш елда Татарстанда аерылышу сәбәпләрен җентекләп анализларга кушты, – дип белдергән ул.
Фазлыева шулай ук бу проблема буенча республикада Гаилә елы һәм демографик проектлар кысасында тиешле чаралар күреләчәген билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре