Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, статистика нигезендә республикада предприятиеләрнең 24,5 проценты зыянга эшли. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бу елның алты аенда Татарстандагы 35 зур предприятие бюджетка түләүләрен киметкән. Сүз 17,5 миллиард сум акча турында бара. “Моннан тыш, статистика нигезендә республикада предприятиеләрнең 24,5 проценты зыянга эшли”, – диде Татарстан Рәисе.
Мәсьәләне хәл итү өчен, Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрдәге хәзерге вазгыятьне, алдагы айларга һәм киләчәккә фаразларны даими күзәтеп торырга, шулай ук, җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушты.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 2025. 2026, 2027 елларга исәпләнгән бюджетны формалаштыру юнәлешендә эш тулы куәткә бара. “Бюджет тотрыклы булырга тиеш, бигрәк тә, муниципаль дәрәҗәдә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез