Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Евгений Марков һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Федераль ведомстволар җитәкчеләре Казанга урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу өчен килделәр.
Очрашу барышында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелә. Республиканың 17 %тан артык мәйданын урманнар биләп тора. Бүген урман тармагында 2300дән артык кеше эшли. «Аларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә, бездә ел саен меңләгән гектар урман үсентеләре утыртыла, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән саклау тәэмин ителә», – дип билгеләп үтте Республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез