Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни проектлары күргәзмәсен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Научный прорыв. Фәнни алгарыш” премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы алдыннан Бәшир Рамеев исемендәге Казан IT-паркында оештырылган республика фәнни проектлары күргәзмәсен карады.

Анда, мәдәнияттән алып, спорт һәм нефть химиясенә кадәр, төрле өлкәләрдән проектлар тәкъдим ителгән. "Премиянең иганәчесе – Татарстан Республикасының Максатчан капитал фонды. Акчаларны максатчан проектларга ярдәм итүгә юнәлтә ул. Иң әһәмиятле максатчан капитал фундаменталь фәнгә һәм перспективалы галимнәргә ярдәм итү өчен булдырылган. Бу юнәлешне алга таба да үстерергә ниятлибез, бүген күргәзмәдә бик күп мөһим башлангычларны күрәбез”, – дип сөйләп үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.

Тәкъдим ителгән проектларның күбесе мәдәният өлкәсенә кагыла. Шуларның берсе – узган елдан бирле КазГИК студентларына сессияләр вакытында стрессны җиңәргә ярдәм итеп килүче арт-терапия капсуласы.

“Мәдәниятнең кешенең хис-тойгыларына ничек йогынты ясавын тикшерәбез. Без нейрокапсула булдырдык. Кемдер кереп яткач,  капсула датчикларгша тоташтырыла  һәм теге кешенең медицина күрсәткечләре анализлана. Ясалма фәһем барлык мәгълүматларны җыеп, арт-терапия өчен үз тәкъдимнәрен җиткерә”, – дип аңлатып үткән институтның өзлексез белем бирү үзәге директоры Александр Потапов.

Авыл хуҗалыгы белән бәйле проект та игътибарны җәлеп итә. Галимнәр люпинны терлек өчен аксымлы азык итеп эшкәртү технологиясен булдырган. Ул соя азыгыннан күп тапкыр арзанга төшә. Шул ук вакытта люпинны безнең якларда үстерү күпкә җиңелрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре