Төп призны, «Иң яхшы галим» номинациясендә җиңүне, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең Евгений Завойский исемендәге КФТИ фәнни җитәкчесе, Татарстан башкаласының Мактаулы гражданины, Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салихов алды, дип яза Татар-информ.
«Бүген без үзебезнең галимнәребезне хөрмәтлибез. Татарстанда фәнни эшчәнлекне стимуллаштыруның төбәк инструментларын формалаштыру, дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү проекты, торак шартларын яхшырту программасы һәм башкалар буенча эш дәвам итә. Мондый практикалар илнең фәнни сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә һәм башка регионнарда сынау үткәрүгә тәкъдим ителә ала», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Һәр номинациядә җиңүчене дәрәҗәле кунаклар бүләкләде. Төп бүләкне Кев Салиховка Татарстан Рәисе үзе тапшырды. Республиканың иң яхшы галименә 90 яшь тулып килә, әмма ул алга таба да фән белән шөгыльләнергә ниятли – ким дигәндә 95 яшькә кадәр.
«Фән – ул зур ресурс. Ул киләчәк проблемаларына чишелеш табарга ярдәм итә. Мине Татарстанда, шул исәптән җитәкчелекнең, һәрвакыт фәнне хуплавы илһамландыра. ТР Фәннәр академиясе төбәкләр арасында иң хөрмәтле академиягә әверелде. Эшкә мондый мөнәсәбәт булганда без уңышларга ирешмичә кала алмыйбыз», - диде Салихов.
Моннан тыш, «Перспектива», «Фән – балаларга», «Фәндә цифрлаштыру», «Мәгърифәтче галим», «Фәнгә тугрылык өчен», «Иң яхшы фәнни хезмәткәр» категорияләрендә һәм махсус номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез