Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында Гороховое поле авылында урнашкан «Борчаклы яз» агротуристик ял базасында булды.
Комплекс ел әйләнәсендә яшелчә һәм яшел тәмләткечләр үстерү өчен йортлар, теплицалар, шулай ук мунча комплексы белән тәэмин итүне күздә тота. Ике йорт төзелгән, бер чан урнаштырылган. Төзелеш эшләре әле дәвам итә. Глэмпинг 15 кунакка исәпләнгән. Объект урман массивына якын урнашкан, шуңа күрә хезмәт күрсәтү концепциясендә урман җиләкләре, гөмбә һәм дару үсемлекләрен җыю каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез