Рөстәм Миңнеханов Теләче районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

Теләче районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, Рәис хуҗалыклар механизаторлары һәм җитәкчеләре белән очрашты, тармактагы вәзгыять турында фикер алышты, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин хәбәр иткәнчә, урып-җыю 35%ка башкарылган. Кырларда 50дән артык комбайн эшли, уртача күрсәткеч – гектардан 38 центнер.

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Шулай ук ул җирлек башлыкларының игътибарын махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәргә кирәклегенә юнәлтте.

Аннары Рәис «Август-Теләче» ҖЧҖ орлык саклау һәм эшкәртү комплексы эше белән танышты. Югары технологияле җиһазлар ашлыкны күп баскычлы чистартуны, калибровканы һәм саклагыч эшкәртүне, көзге һәм язгы бодайның, борчакның һәм башка культураларның югары репродукцияләрен җитештерүне тәэмин итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов Миңнеханнов

Көн хәбәре