Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны киңәшчесе итеп билгеләү турында указны имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә Тимур Нагуманов Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм аңа республика Рәисенең Татарстан Дәүләт Советындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасы йөкләнә. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Тимур Нагуманов Татарстанның Әлмәт районы башлыгы вазифасыннан китте. Депутатлар район Советының 46нчы чираттан тыш сессиясендә аның отставкасы өчен тавыш бирде. «Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова районның яңа җитәкчесе булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре